НОВОСТИ, СОБЫТИЯ, АНОНСЫ
Отправить новость

 
Хиҗап турында сүз катуны туктатыйк

29.03.2012

Хиҗап (мөслимәләр киеме) мәсьәләсе вакыт-вакыт массакүләм мәгълүмат чараларында гына түгел, хәтта телевидение тапшыруларында да баш калкыта. Димәк, бу тема һәрвакыт актуаль булып калачак. Күп очракта түрәләрнең хиҗапка карашы утка май сипкәндәй итә.

Еш кына мәктәп директорлары мөселман кызларына дәрескә шәригать кануннарына туры килгән кием киеп килергә рөхсәт бирми, югары уку йортлары укытучылары арасында да бу күренешкә ризасызлык белдерүчеләр күзәтелә.

Хәтта кайбер түрәләр: “Мөслимәләр эш вакытында дресс-кодны сакларга тиеш, ә башка вакытта киемсез йөрсәләр дә була”, дигәнрәк фикерне дә яклап чыга. Мондый дөньяви экстремизмның асылы кая барып тоташа соң? Әллә хиҗап, дөрестән дә, кемгәдер комачаулыймы икән? Бәлки, аларга хиҗап мөслимәләрнең акыл эшчәнлегенә тискәре тәэсир итә кебек тоеладыр? Әгәр дә бу чыннан да шулай икән, күптөрле фән кандидатлары һәм докторлары арасында мөселман хатын-кызларының саны елдан-ел артуны ни рәвешле аңлатып булыр соң? Кем өчендер әле әйтелгәннәр, бәлки, чынлап та, зур яңалыктыр, ләкин безнең көннәрдә моның шулай булуы хак. Эш урынында да мөслимәләр бүтәннәрдән калышмый, хиҗап кигән мөселман хатын-кызлары фәнни оешмаларда, дәүләт учреждениеләрендә бил бөгә, икътисади эшчәнлек алып бара һәм зурдан-зур уңышларга ирешә. Хәзер “көнчыгышның изелгән хатын-кызлары” югары урыннарда эшли: оешмалар белән идарә итә, фәнни хезмәтләр яза – кайда гына булсалар да, алар дин юлында булмаган хезмәттәшләреннән калышмый.

Гомумән алганда, хиҗаптан йөрүне тыю “Вөҗдан иреге һәм дин тоту иреге турында”гы Федераль законны бозу дигән сүз. Исегезгә төшерәм, анда мондый юллар бар: “...ялгызың гына яки бүтәннәр белән бергәлектә кайсы да булса берәр динне тоту яки берсен дә тотмау, ирекле рәвештә дини һәм бүтән төрле карашларны сайлау һәм үзгәртү, аңа ия булу һәм тарату, һәм шушыларга бәйле рәвештә эш итү”. Биредә үзләренең дини карашларына нисбәтле, “алар белән ярашып эш итү” турында да ачык әйтелгән. Шуны ук без кеше хокуклары турындагы Гомум декларациядә дә күрәбез. Бу декларациянең 19 нчы матдәсендә “Һәр кешенең фикер-караш ирегенә һәм аларны ирекле белдерү хокукына ия” булуы турында әйтелә. Хиҗаптан йөрү шул карашларның чагылышы түгелмени?

Хиҗап кию өчен мөселман хатын-кызларына дини нигез “ән-Нур” сүрәсенең 31 нче аятендә күрсәтелгән: “Әйт мөэминә хатыннарга, карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен йомсыннар вә фәҗерләрен зинадан сакласыннар һәм кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар, мәгәр һәрвакыт ачык була торган йөзләрен, ике кулларын вә тәпиләрен ачсалар ярый, һәм башларын, муеннарын вә күкрәкләрен пәрдәләр белән капласыннар, вә зиннәтләрен ачмасыннар. "Аллаһ мөселман булган хатын-кызларны чәчләрен, муеннарын, беләкләрен, тубыкларын, югары чәлтерләрен, колак алкаларын, муенга таккан зиннәтләрен һәм беләзекләрен ят ирләргә күрсәтүдән тыйды", мәгәр бу әйтелгәннәрне үзенең иренә, яки аталарына, яки ирләренең аталарына, яки үзләренең ир туганнарына, яки үзләренең балаларына, яки ирләренең балаларына, яки бертуган кардәшләренең балаларына, яки кыз туганнарының балаларына, яки мөселман булган хатыннарга, яки үзе хуҗа булган кол иргә вә кол хатынга, һәм шәһвәт куәте булмыйча хатыннарга ихтыяҗы булмаган, фәкать хатыннар янына ашар-эчәр өчен генә килә торган ят ирләргә, һәм хатыннарга якынлык кылырга көче җитмәгән, ягъни бәләгатькә ирешмәгән ир балаларга, шушы зекер ителгән кешеләргә чәчләрен, муеннарын, колак алкаларын, беләкләрен, беләзекләрен, балтырларын күрсәтсәләр гөнаһ булмас, вә ул хатыннар күренмәгән зиннәтләрен белдермәк өчен урамда йөргәндә аякларын аякларына бәрмәсеннәр, ягъни йөргәндә аяк тавышларын да, чылтыравыклы зиннәтләренең дә тавышларын ишеттереп йөрмәсеннәр! Ий мөэминнәр, һәммәләрегез дә Аллаһка тәүбә итегез, шаять дөнья вә ахирәттә бәхетле булырсыз”. (Ногмани тәфсиреннән.)

Мөхәммәт(сгв)нең фикере бу аятькә ачыклык кертә: “Әбу Давыд Гайшәдән (Аллаһ аннан разый булса иде) тапшыра: Әбү Бәкер кызы Әсма пәйгамбәребез (сгв) янына юка, үтә күренмәле киемнән керә. Пәйгамбәр (сгв) аннан башын ала һәм болай ди: “Әй, Әсма, җенси яктан җитлегү чорына кергән хатын-кызга менә бу ике җирдән кала, бүтән бер җирне дә кешегә күрсәтеп йөрү рөхсәт ителми”, – дип, йөзгә һәм кул чукларына күрсәтә.

Күрүебезчә, Ислам, дөрестән дә, мөселман хатын-кызларына йөз һәм кул чукларыннан кала бөтен тәнне каплап йөрергә боера. Һәм, кемдер аларны шулай киенеп йөрергә мәҗбүр итәдер, дип уйларга кирәкми, бу аларның ихтыяри һәм ихлас күңелдән булган шәхси сайлаулары.

Кайберәүләр, хәзерге мөслимәләр киеп йөргән кием татар хатын-кызларының традицион киеменә туры килми, дип дәгъва белдерә. Мондыйларга: “Гафу итегез, ә сез үзегез гореф-гадәт буенча киенәсезме соң?” дип сорыйсы килә. Борынгыдан килгән гадәт буенча, татар хатын-кызлары, чынлап та, зур, ачык изүле күлмәкләр һәм кыска итәкләр кигән микәнни? Җаны теләгәнчә киенү һәр кешенең үз ихтыярында. Әйе, дөрестән дә, заманча яулык бәйләү алымнары безгә XX йөзнең туксанынчы елларында гарәп илләреннән яисә Төркиядән үтеп керде, кайберсе үзебезнең дизайнерлар тарафыннан эшләнде. Ни өчен гореф-гадәтләр дип җан атучылар бу турыда шул 90 нчы елларда уйланмаган соң? Ни өчен алар көнбатыш киемнәренә өстенлек биргән?

Дини экстремизм туу сәбәпләренең берсе булып, бәлки, мөселман хатын-кызларының киеме турындагы ялгыш фикер дә зур роль уйныйдыр. Җәмгыятьнең Исламга булган мондый мөнәсәбәте кайбер мөселманнарда җәмгыятькә каршы фикер уята: алар конституцион тәртипне алмаштыру зарурлыгы турында пропаганда алып бара башлый, ә кайберәүләр, бернигә дә карамыйча, чит илләргә күченеп китә.

Башка илләр мисалына мөрәҗәгать итсәк, бездә хәлләр алай ук мөшкел түгел. Ике меңенче еллар башында мөслимәләр паспортка яулыктан фотога төшү хокукына иреште. Безнең ил законнары буенча, мөслимәләргә җәмәгать урыннарында да шәригать кушканча киенеп йөрү тыелмый. Франциядә, мисал өчен, бу дәүләт тарафыннан тыелган бит. Әмма Бөекбритания кебек демократик илләр дә бар – анда полициядә эшләүче хатын-кызлар (мөслимәләр) өчен махсус форма тегелгән. Шунлыктан, төп мәсьәлә хиҗапта гына да түгел, ә безнең аңа булган карашыбызда. Әйдәгез, бер-беребезне ничек бар, шулай кабул итик әле. Беренчел стереотипларны үзгәртик. Әгәр дә хәзерге моментта толерантлык турында сүз алып бару гадәткә кергән икән, бер-беребезгә тагын да ихтирамлырак булсак иде.

Габдулла хәзрәт ӘДҺӘМОВ


musulman.su
 
Back/Назад Permanent link: http://news.yuldash.com/news1173     Прочитано: 1318 раз

Хотите увидеть Вашу новость на ЮЛДАШ NEWS? Пришлите ее нам!
ОСТАЛЬНЫЕ НОВОСТИ
16.10.2014
Дөньяда Каюм Насыйри институты үзәкләре ачылачак
16.10.2014
Казанда мөселман хатын-кызы хокукына багышланган конференция уза
08.10.2014
Как проходит традиционная свадьба у крымских татар
04.10.2014
Поздравляем с праздником Курбан байрам
01.10.2014
Илфак Шиһапов: Интернетта русча язып татар телен күтәреп булмый
27.09.2014
Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Бөтенрусия шахмат фестивале
26.09.2014
Рамил Юныс: “Мәхәббәт Аллаһы Тәгалә кулында”
17.09.2014
Мәскәүдә татарларны бергә туплау өчен хатын-кызлар ярдәменә өметләнәләр
Рекомендуем: |